Тест: гилязетдинова


Список вопросов


1. 9. Гариф Гобәйнең “Маратның язмышы” повестенда сурәтләнгән вакыйгалар кайсы чорга карый?

1) хәзерге чор
2) гражданнар сугышы еллары
3) Бөек Ватан сугышы еллары
4) Бөек Ватан сугышы еллары

2. 10. Балалар драматургиясендә Шүрәлеләрне, Убырлы карчыкларны изге урман ияләре дәрәҗәсенә күтәргән, аларның изгелеккә килү эволюциясен күрсәткән хәзерге чор балалар әдәбияты вәкиле –

1) Галимҗан Ибраһимов
2) Фәнис Яруллин
3) Рафис Корбан
4) Галимҗан Гыйльманов

3. 11. Җимерек хаталар, кара көйгән бакчалар әле...дә күз алдымда тора җөмләсендәге хаталар сүзе –

1) термин
2) архаизм
3) варваризм
4) экзотизм

4. Дөн...я сүзендә күп нокталар урынына нинди хәреф языла?

1) и ъ ь ж

5. 13. җиткереп фигыленең төре –

1) шарт фигыль
2) рәвеш фигыль
3) исем фигыль
4) хикәя фигыль

6. 14. Борынгы сүзендә –

1) борын ассимиляциясе
2) тел арты ассимиляциясе
3) ирен ассимиляциясе
4) кече тел ассимиляциясе

7. 15. Унбишәр санының төркемчәсе һәм ясалышы –

1) бүлү саны, кушма
2) чама саны, кушма
3) чама саны, кушма
4) бүлү саны, тамыр

8. 16. Аның иң яратып башкарган көйләре — татар халык көйләре җөмләсендә сызык ни өчен куелган?

1) бу җөмләдә сызык куелырга тиеш түгел
2) ия дә, хәбәр дә исем белән белдерелгән
3) аныклагыч та, аныкланмыш та исем белән белдерелгән
4) тезмә кушма җөмләнең гади җөмләләре арасында каршы кую интонациясе

9. 17. Алмагачны карап туйгач... гид безне елга ярына алып китте җөмләсендә күп нокталар урынына нинди тыныш билгесе куелырга тиеш

1) өтер
2) ике нокта
3) сызык
4) нокта

10. 18. Бу гүзәл сыйфат, и...тимал, ана сөте белән бирелеп, гомере буе үстереләдер җөмләсендәге ихтимал сүзе җөмләдә

1) эндәш сүз
2) кереш сүз
3) аергыч
4) хәл

11. 19. Җәй көне Әбүбәкер абый белән тимерлектә эшләгәнең өчен син акча җыйган идең, м...торлы сәпиткә дип җыя идең. Сәпитсез калдың, кешене мең бәл...дән коткардың. Өзектә бирелгән сәпит сүзе –

1) диалекталь сүз
2) гади сөйләм сүзе
3) варваризм
4) термин

12. 20. Диңгез үкерә, диңгез ярсый җөмләсе –

1) җөмлә түгел
2) гади җөмлә
3) иярченле кушма җөмлә
4) тезмә кушма җөмлә

13. 21. А. Алиш туган авыл?

1) Чистай районы Яуширмә авылы
2) Чистай районы Татар Ялтаны авылы
3) Спас районы Көек авылы
4) Оренбург өлкәсе Мостафа авылы

14. 22. Б. Рәхмәтнең “Җәйге костюмнан килгән” кошы?

1) Тургай
2) Саескан
3) Сыерчык
4) Сандугач

15. 23. Г. Ибраһимов кайсы хикәясе турында “Бер мәхәббәтнең тарихы” дип яза?

1) “Яз башы”
2) “Көтүчеләр”
3) “Диңгездә”
4) “Алмачуар”

16. 24. Татар телендә комикслар (мультиклар) иҗат итүче язучы?

1) Рафис Корбан
2) Рабит Батулла
3) Ләбиб Лерон
4) Фәрит Яхин

17. 25. Әдәбиятта “Табигать җырчысы” дип кайсы язучыны атыйлар?

1) Нәҗип Мадьяров
2) Рәшит Бәшәр
3) Рөстәм Мингалим
4) Гарәфи Хәсәнов

18. . Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре.

1) в) повесть
2) б) хикәя
3) ә) поэма
4) а) драма

19. 2. «Кыйссаи Йосыф» поэмасының чагыштырмача дөрес текстын кем төзи?

1) в) Хатыйп Миңнегулов
2) б) Габдерәхим Утыз Имәни
3) ә) Сәйф Сарай
4) а) Сөләйман Бакырганый

20. 3. Йосыфның «ун төрле һөнәре бар»лыгы игълан ителә. Түбәндә бирелгән сыйфатларның кайсысы Йосыф образына туры килми?

1) в) күрексез һәм нурсыз йөзле
2) ә) кешелекле һәм шәфкатьле
3) б) хыянәтсез һәм әманәтле
4) а) теле бик саф, тугъры үзе

21. 4.Габдулла Тукай үзенең иҗатын нәрсәгә багышлады?

1) в) байларга хезмәт итүгә, рус халкына дан җырлауга
2) б) туган халкына хезмәт итүгә,аны милләт буларак саклауга һәм үстерүгә
3) ә) бай тормышта яшәүгә
4) а) журналистлык эшенә

22. 5. 20 нче йөз башында шигърияттә төп тема:

1) в)каһарманлык
2) б)милләт язмышы
3) ә) дуслык
4) а) әхлак

23. 6. Бу өзек Г. Тукайның кайсы әсәреннән? “Еллар үтеп, бара торгач картайсам да, Бөкрем чыгып бетсә дә, хәлдән тайсам да...”

1) в) “Эшкә өндәү”
2) б) “Милли моңнар”
3) ә) “Китмибез!”
4) а) “Шагыйрь”

24. 7. Дәрдемәнд әсәре:

1) в) “Бүзләрем мана алмадым”
2) б) “Син кеше”
3) ә) “Таң вакыты”
4) а) “Туган авыл”

25. 8. Лирик жанрлар тупланган рәтне билгеләгез.

1) в) драма, комедия, трагедия, скетч
2) б) шигырь, роман, мәрсия, газәл, җыр
3) ә) мәдхия, газәл, шигырь, робагый, гимн
4) а) хикәя, газәл, нәсер, очерк, фәрд

26. 9.Г.Тукайның матбугатта Тукаев имзасы белән басылган беренче шигыре?

1) в) ”Ана догасы”
2) б)”Хөррият хакында”
3) ә) “Мөбарәк тәсбих өзелде”
4) а)”Китмибез”

27. 10.Бу кем сүзләре? «Ни газизрәк — бу ватанмы? Аһ, туган каумем газиз!»

1) в) г. Тукай
2) б)Дәрдемәнд
3) а)Ш.Бабич
4) ә)С.Рәмиев

28. 11.Г.Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» әсәренең жанры -

1) в) хикәя
2) б)лиро-эпик
3) ә)эпик
4) а)лирик

29. 12.Реалист шагыйрьләр рәтен билгеләгез.

1) в) Г. Утыз Имәни, М. Колый
2) б)М.Гафури, Г.Тукай
3) ә) С.Рәмиев, Г.Тукай
4) а)М.Гафури, Н. Думави

30. 13.Кайсы рәттәге язучылар прозаик та, драматург та, шагыйрь дә булган?

1) в)г. Тукай, Г. Кандалый, М. Акъегет
2) б)М.Гафури, Г.Тукай,Н.Думави
3) ә) С.Рәмиев, Г.Тукай, Дәрдемәнд
4) а) М.Гафури, Н. Думави, С.Рәмиев

31. 14. Г Тукайга шигырь язу серләрен беренче булып өйрәтүче кеше?

1) в)Мөхәммәтгариф мулла
2) б)Әхмәдулла учитель
3) ә)Габдрахман хәзрәт
4) а)Мотыйгулла хәзрәт

32. 15. Бөек Ватан сугышы чорында күбрәк нинди жанрдагы әсәрләр иҗат ителә?

1) в) барысы да бер күләмдә
2) б) трагедияләр
3) ә) романнар
4) а) шигырьләр

33. 16.“Ант” шигыренең авторы кем?

1) в) Ф.Кәрим
2) б) М.Җәлил
3) ә) Х.Туфан
4) а) С. Хәким

34. 17. Г. Гыйльмановның « Язмышның туган көне» хикәясендәге төп геройларны күрсәтегез

1) в) Ясир, Руслан, Алсу
2) б) Зөһрә, Гөлсинә апа, Гүзәлия
3) ә) Руслан, Зөһрә, Алсу
4) а) Ясир, Зөһрә, Гүзәлия

35. 18. Психологик хикәя остасы булып танылган әдип:

1) в)Г.Әпсәләмов
2) б) Ә.Еники
3) ә) Н.Фәттах
4) а) Г.Ахунов

36. 19. А.Гыйләҗев әсәрен билгеләгез:

1) б) “Сәет батыр”
2) в) “Яра”
3) ә) “Колыма хикәяләре”
4) а) “Сират күпере”

37. 20 .И.Юзеев шигъриятендә өстенлек иткән юнәлеш:

1) в) героик
2) б) юмористик
3) ә)лирик
4) а)сатирик

38. 21. Г.Тукай ничәнче елда туган?

1) г) 1887 нче ел
2) б)1890 нчы ел
3) ә)1886 нчы ел
4) а) 1895 нче ел

39. 22. Габдулла Тукайның Акбай исемле эт турындагы шигыре ничек атала?

1) в) “Кызыклы шәкерт”
2) б) “Эшкә өндәү”
3) ә) “ Сабыйга”
4) а) “Гали белән кәҗә”

40. 23. Ф. Әмирхан белем алган мәдрәсә?

1) в) “Галия”
2) б) “Күл буе”
3) ә) “Хөсәения”
4) а) “Мөхәммәдия”

41. 25. Шәвәли исемле малай турында шигырь кемнеке?

1) в) Ш. Галиев
2) б) Р. Миңнуллин
3) ә) И. Туктар
4) а) Б. Рәхмәт

42. 26. Б. Рәхмәтнең “Җәйге костюмнан килгән” кошы?

1) в) Тургай.
2) б) Саескан
3) ә) Сыерчык
4) а) Сандугач

43. 27.Дәрҗия Аппакованыкы булмаган әсәрне күрсәтегез?

1) в) “Ялкау өчен ботка суынган”.
2) б) “Сараның башыннан үткәннәре”
3) ә) “Йолдызкай”
4) а) “Шыгырдавыклы башмаклар”

44. 28. Дәрҗия Аппакованың “Сөяк саплы пәке”хикәсендә ни өчен пәкене Рөстәмгә бирәләр?

1) в) әнисенең сүзен тыңлаган өчен.
2) б) үз хатасын таныган өчен
3) ә) зурларга ярдәм иткән өчен
4) а) кызга карандашын кайтарганы өчен

45. 29. “....Балалар драматургиясенә алып килгән яңалыгым шуннан гыйбарәт булды: ...”Табигатьтә явызлык юк!” диән идеяне күтәреп чыктым. ....Шүрәлеләрне, Убырлы карчыкларны изге урман ияләре дәрәҗәсенә күтәрдем, һич югы, аларның изгелеккә килү эволюциясен күрсәтеп бирдем” . Бу сүзләр кайсы язучыныкы?

1) в) Фәнис Яруллин.
2) б) Галимҗан Ибраһимов
3) ә) Галимҗан Гыйльманов
4) а) Рафис Корбан

46. 30. М. Җәлил оештырган һәм соңрак анда редактор вазифасын башкарган җурнал?

1) в) “Мәгариф”.
2) б) “Таң йолдызы”
3) б) “Авыл яшьләре”
4) а) “Кечкенә иптәшләр”

47. 31. “Мөгаллим улы... үзе дә укытучы. Сабаклары кешелеклелек, телебезгә мәхәббәт тәрбияләү. Балалар әдәбиятында Г. Тукай, Б.Рәхмәт, Ә. Фәйзи традицияләрен дәвам итеп, шушы жанрда тулысынча үзен тапкан талантлы шагыйрь”. Ш. Галиевның бу сүзләре кем турында?

1) в) Роберт Миңнуллин.
2) б) Фәнис Яруллин
3) ә) Рөстәм Мингалим
4) а) Рафис Корбан

48. 32. Р. Миңнуллинның “Гел киресен эшләүчеләр” турындагы шигыре ничек атала?

1) в) “Хикмәтле сүз”.
2) б) “Энекәш кирәк миңа!”
3) ә) “Өлкәннәр”
4) а) “Балалар көлүе”

49. 33. “... Тән ярасы төзәлсә дә, Төзәлми җан ярасы. Шул яраны ялый-ялый Гомер буе барасы, - “ бу юллар Ф. Яруллинның кайсы әсәреннән?

1) б) “Юылмас хурлык”
2) б) “Юылмас хурлык”
3) ә) “Кызыл алма”
4) а) “Хәтерсез күке”

50. 34. Г. Ибраһимов кайсы хикәясе турында “Бер мәхәббәтнең тарихы” дип яза?

1) а) “Алмачуар”
2) ә) “Диңгездә”
3) б) “Көтүчеләр”
4) в) “Яз башы”.

51. 35. Ш.Галиевнең туган телен оныткан Хәниф турындагы шигыре ничек атала?

1) а) “Онытмаган икән курай”
2) ә) “Магнитофон онытмый”
3) б) “Онытылган....”
4) в) “Туган тел”.

52. 36. Г. Гыйльмановның “Булат нигә яхшы укый?” әкият-тамашасында Булатка кем булышы?

1) а) Әдилә
2) ә) Зөләйха
3) б) Бүкәй
4) в) Укытучы

53. 37. Балалар әдәбиятында кайсы язучыны балаларның “дәү әнисе” дип йөртәләр?

1) а) Э. Мөэминова
2) ә) М. Фәйзуллина
3) б) З. Туфайлова
4) в) Ә Бикчәнтәева.

54. 38. Әдәбиятта “Табигать җырчысы” дип кайсы язучыны атыйлар?

1) а) Гарәфи Хәсәнов
2) ә) Рөстәм Мингалим
3) б) Рәшит Бәшәр
4) в) Нәҗип Мадьяров.

55. 39. Фәрит Яхинның “Ак әбиләр догасы” хикәясендә әбиләр Аллаһы Тәгаләдән нәрсә сорыйлар?

1) а) сугыш бетүен
2) ә) яңгыр
3) б) сәламәтлек
4) в) илнең имин булуын.

56. 40. Татар телендә комикслар (мультиклар) иҗат итүче язучы?

1) а) Фәрит Яхин
2) ә) Ләбиб Лерон
3) б) Рабит Батулла
4) в) Рафис Корбан.

57. 41. Татар һәм рус телләренең дәүләт теле буларак тигез хокуклы булуын дәлилли торган документ

1) а) «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» Татарстан Республикасы Законы
2) ә) РФ ның “Белем турында”гы Законы
3) б) Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең локаль акты
4) в) “Бала хокуклары Конвенциясе”

58. 42. Башка телгә өйрәтүдә файдаланыла торган иң кулай ысул

1) а) сүзле уеннар
2) ә) бөтен җавап та дөрес
3) б) күрсәтмәлелек куллану
4) в) дидактик уеннар

59. 43. Авазларны дөрес әйтү күнегүе

1) а) артикуляция күнекмәсе
2) ә) фонематик ишетү
3) б) сүзлек эше
4) в) күрсәтмәлелек өстендә эш
5) г) высказывание.

60. 44. Китаптагы рәсемнәрне карауның максаты:

1) а) балаларны сөйләмне дөрес кабул итәргә өйрәтү өчен
2) ә) балаларның истә калдыруларын үстерү өчен
3) б) балаларны сөйләмгә (әңгәмәгә) чакыру өчен
4) в) сөйләм төзү барышында телнең үзенчәлекләре белән таныштыру өчен

61. 45. “Минем өем” УМК ничә яшьтәге балалар өчен?

1) а) 4-5 яшь
2) б) 5-6 яшь
3) в) 6-7 яшь
4) г) 3-4 яшь

62. 46. “Уйный – уйный үсәбез” УМК ничә яшьтәге балалар өчен?

1) а) 5-6 яшь
2) б) 4-5 яшь
3) в) 6-7 яшь
4) г) 3-4 яшь

63. 47. “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” УМК ничә яшьтәге балалар өчен?

1) а) 6-7 яшь
2) б) 5-6 яшь
3) в) 3-4 яшь
4) г) 4-5 яшь

64. 48. 4-5 яшьлек балалар белән үткәрелүче татар теле шөгыленең вакыты

1) а) 25 -30 мин
2) б) 20-25 мин.
3) в) 10-15 мин.
4) г) 15-20 мин.

65. 49. 5-6 яшьлек балалар белән үткәрелүче татар теле шөгыленең вакыты

1) а) 25 -30 мин
2) б) 20-25 мин.
3) в) 10-15 мин.
4) г) 15-20 мин.

66. 50. Укыту-методик комплект үз эченә түбәндәгеләрне ала:

1) а) Тематик план, шөгыль конспекты, диагностик материал, эш дәфтәрләре, аудио материаллар, күрсәтмә материаллар, тарату материаллары, анимацион сюжетлар
2) ә) Тематик план, диагностик материал, эш дәфтәрләре, аудио материаллар, күрсәтмә материаллар, тарату материаллары, анимацион сюжетлар
3) б) Тематик план, шөгыль конспекты, диагностик материал, аудио материаллар, күрсәтмә материаллар, тарату материаллары, анимацион сюжетлар
4) в) Тематик план, шөгыль конспекты, диагностик материал, эш дәфтәрләре, аудио материаллар, күрсәтмә материаллар, анимацион сюжетлар