Тест: Иж-Бубый мәдрәсәсе


Список вопросов


1. Иж-Бубый мәдрәсәсе тарихын матбугатта беренчеләрдән булып кем күтәреп чыга?

1) Раиф Мәрданов
2) Мөхәммәт Мәһдиев
3) Риза Фәхретдинов

2. М.Мәһдиевның “Буби мәдрәсәсе” дигән мәкаләсе кайсы җурналда басыла?

1) ”Казан утлары” журналы
2) "Якташлар авазы” газетасы
3) "Азат хатын"

3. Әгерҗедә һәм Иж-Бубыйда Габдулла, Гобәйдулла һәм Мөхлисә Бубиларга мәрмәрдән һәйкәл куярлар әле, -дигән сүзләрне кем әйткән?

1) Җамал Вәлиди
2) Нәҗип Думави
3) Мөхәммәт Мәһдиев

4. Габдулла һәм Гобәйдулла Бубиларның әтиләренең исеме?

1) Габделгалләм
2) Габделсәлам
3) Габделкаюм

5. Россиядә татар хатын-кызларын иң беренче рәсми укыту кайсы мәдрәсәдә башлана?

1) Мөхәммәдия
2) Буби
3) Хөсәения

6. Иж-Бубыйда мөгаллим һәм мөгаллимәләр өчен өч айлык җәйге курслар ничәнче елдан башлана?

1) 1908
2) 1909
3) 1910

7. Ничәнче елда патша хакимияте тарафыннан Буби мәдрәсәсенә тентү ясау өчен отряд җибәрелә?

1) 1911 елның 29 гыйнварында
2) 1912 елның 29 гыйнварында
3) 1913 елның 29 гыйнварында

8. Тентү ничә тәүлек дәвам итә?

1) 1
2) 2
3) 3

9. Мөхәммәт Мәһдиев Иж — Бубыйга ничә тапкыр килә?

1) 1
2) 2
3) 3

10. Иж-Бубый урта мәктәбе музеенда Мөхәммәт абыйның нинди шәхси әйберләре саклана?

1) Магнитофон тасмасына язылган чыгышы, конференциягә килгән кунаклар белән төшкән фоторәсемнәре
2) Кулъязмалар салынган саквояжы
3) “Әдәбият һәм чынбарлык” дип исемләнгән фәнни-популяр мәкаләләр җыен-тыгы