Тест: Әл-Мәгари


Список вопросов


1. Шигырләр язу белән бергә Әл-Мәгари нинди фән белән шөгыльләнә?

1) икътисад
2) тарих
3) сәнгать
4) филология

2. Әл- Мәгаринең “Смерть – это мирный сон, отдохновенье плоти/ А жизнь – бессонница, пристрастная к заботе” дигән юллар кергән шигыре кемгә багышлап язылган?

1) Ән-Мөтәннәби
2) Әбү Хәмзә
3) Джаафар ибн Али
4) Әбү Тәммәм

3. Кеше йөрәгендә яшәгән кара көчләрне, иблисне күрсәткән шигырь:

1) “Тебе, рыдающий...
2) “Горделивые души склонились к ногам...”
3) “Жизнью клянусь...”
4) “Зачем надежд моих...”

4. “Отдай верблюда людям...” шигырендә нинди проблема күтәрелә?

1) тыйнаклык, акыл
2) сөйгән яр белән мөнәсәбәт
3) яшьлекнең тизлеге
4) монафыйклык

5. Ни өчен Әл-Мәгари Сарай каршындагы шагыйрь була алмый?

1) сукырая
2) куып чыгаралар
3) бик яшьләй үлә
4) холкы аркасында

6. Әл-Мәгаринең укытучысы:

1) Әл-Мөтәннәби
2) Рудакый
3) Әбү- Әл- Янбаги
4) Имра- Эль- Кайс

7. Әл- Мәгаринең туганда бирелгән исеме:

1) Әбуль- Әлә Әл-Мәгари
2) Әхмәд ибн Абдуллах әт-Тәнүхи
3) Әбү- Әл- Әхмәд ибн Абдуллах әт-Тәнүхи

8. “Ну что же, примите мои восхваленья как дань: В них каждое слово похоже на резкую брань” сүзләре кергән шигырьдә автор кемне орыша?

1) шагыйрьләрне
2) дин әһелләрен
3) монафыйкларны
4) сөйгән ярын

9. “Нет на свете греха...”, “Рассудок запрещает...”, “Мы сетуем с утра...” шигырьләрендә авторның әйтергә теләгән фикере

1) кеше үз гамәлләре өчен үзе җаваплы
2) гомер рәхәтлектә яшәү өчен генә бирелгән
3) яшьлек ут кебек тиз янып бетә
4) кеше үзеннән соң нәсел калдырырга тиеш

10. Әл-Мәгаринең кайсы әсәре Дантеның “Божественная комедия” әсәрендә чагылыш таба?

1) “От взора свет бежит...”
2) “Побольше скромности...”
3) “Человек благородный...”
4) “Послания о помиловании”